Мәскәүдә Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлегенең V съезды булып узды. Пленар утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Юрьев, Россельхознадзор җитәкчесе Сергей Данкверт, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе Геннадий Онищенко, Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин һәм Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Андрей Даниленко катнашты.
Съездны ачканда, Аркадий Дворкович, сөт терлекчелегендә тышкы, шулай ук эчке кайбер сәбәпләр аркасында җитештерү күләме, терлекләрнең баш саны кимеде. Ашлык базарындагы хәлләр дә тармакка тәэсир итми калмады, дип билгеләп үтте. Шулай да, Хөкүмәт ашлык интервенцияләре уздыру һәм терлек азыгына бәяләрне компенсацияләү өчен федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 15 млрд. сум бүлеп бирү исәбенә ашлык артуның тискәре нәтиҗәләрен өлешчә хәл итә алды, диде ул.
Вице-премьер, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә сөт тармагындагы инвестиция кредитларын субсидияләү срогын 15 елга кадәр арттыру һәм компенсациянең процент ставкасын федераль казна исәбеннән 80нән 100% кадәр арттыру турында тәкъдимнәр бирелде, дип хәбәр итте.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары 2014 елда инвестиция кредитлары буенча процент ставкаларын компенсацияләү өчен акчалар кытлыгын булдырмау эшен бик мөһим дип саный. “Быел булган бар бурычны түләрлек акча табарбыз дип уйлыйм мин, әмма моны иң кыска срокта – алдагы елның беренче кварталыннан да соңга калмыйча эшләргә кирәк. Без моны күпме тизрәк эшләсәк, шулкадәр үк тизрәк яңа проектларны судсидияләүгә алачакбыз, - дип өстәде Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
Аркадий Дворкович, яңа инвестиция проектларын субсидияләү быел ук башланырга мөмкин, дип төгәлләштерде. “Вәгъдә итмәсәм дә, яңа проектлар бу елда ук башланыр дип уйлыйм. Ә киләсе елдагысына төгәл гарантия бирә алам”, - дип йомгаклады ул сүзләрен.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Юрьев Съезд утырышында чыгыш ясаганда, терлекчелек буенча гомуми кредитлар өлешендә бүгенге көндә сөт терлекчелеге буенча кредит 14% тәшкил итә. Субсидиягә күчергәндә бу сумма 2014 елга 9 млрд. сум, дип билгеләп үтте.
Министр урынбасары шулай ук, экспертлар бәяләмәләре буенча, 1 литр реализацияләнгән сөткә инвестиция кредитларын субсидияләүгә дәүләт ярдәме 5 сумга төшә, дип төгәлләштерде. Инвестиция кредитлары буенча процент ставкаларын субсидияләү авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә төп җитештерү фондларын модернизацияләү һәм яңарту чараларын гамәлгә ашыру, шулай ук яңа предприятиеләр төзү һәм эш урыннары булдыру өчен дәрт өсти.
1 литр сөткә әзрәк субсидия биргәндә, предриятие җитештерүне модернизацияләүгә омтыла, бу исә җитештерүгә авырлык тудыра һәм шуның белән аз табышлы аерым предприятиеләргә үзләренең рентабельлеген балансларга ярдәм итә, әмма моның белән предприятиехезмәткәрләренең хезмәт хакы да артмый, авылда тормыш дәрәҗәсе дә күтәрелми. «Бүгенге көндә инвестиция кредитларын субсидияләү тармакның инвестиция җәлеп итү дәрәҗәсен арттыруда максатчан һәм нәтиҗәле механизм булып санала”, - дип йомгак ясады Дмитрий Юрьев.
Съездның пленар утырышы кысаларында шулай ук Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләрекомитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин да чыгыш ясады. Ул үз нотыгында сөт тармагындагы бүгенге вәзгыять турында сөйләде.
Россельхознадзор җитәкчесе Сергей Данкверт сөт базарын тотрыкландыруның, җитештерелә һәм читтән кертелә торган продукциянең сыйфатын тикшереп торуның зарурлыгы турында сөйләде.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Геннадий Онищенко үз чыгышын сөт һәм сөт продукциясен популярлаштыру һәм техник регламент мәсьәләләренә багышлады.
Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Андрей Даниленко берлекнең “2020 елга кадәр сөт тармагын үстерү программасы”н әзерләргә нияте барлыгы турында хәбәр итте.
Утырышта сөт тармагындагы алдынгы җитештерүчеләр нотыклар белән чыктылар. РУСМОЛКО, Danonе, ОВА компанияләре вәкилләре инвесторлар турында сөйләделәр, озак сроклы дәүләт сәясәтенең тотрыклылыгы һәм базарны җайга салу мәсьәләләренә кагылдылар.
Утырыш ахырында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович кыскача сөт терлекчелегенә дәүләт ярдәме чараларын камилләштерү, үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясенә булган ихтыяҗны хуплау (социаль туклану системасын үстерү), Таможня берлеге һәм ВТО шартларында тармакның конкуренциялелеге, базарны җайга салу, тиешле ветеринария конторлен булдыру һәм фальсификацияләнгән сөт продукциясеәйләнешенә каршы көрәшү өчен интервенцияләр механизмын куллану мәсьәләләренә тукталды.
Чарада катнашучылар конструктив сөйләшү кысаларында тармакның киләчәк үсеше, дәүләт ярдәме чараларын камилләштерүнең зарурлыгы, тармакның инвестиция җәлеп ителеше турындагы фикерләр белән уртаклаштылар.
Дмитрий Юрьев Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында сөт терлекчелегенә дәүләт ярдәме чараларын камилләштерү буенча эшләүче эшче төркем төзелүе хакында әйтте һәм съездда яңгыраган эшлекле берлек вәкилләренең һәм экспертларның тәкъдимнәрен Дәүләт программасы кысаларында карарга дигән тәкъдим кертте, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.