Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә хокукларны теркәү, кыска сроклы аренда шартнамәләрен яңадан төзү, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмаган җирләрне әйләнешкә кертү, эрозиягә каршы урман үсентеләрен утырту өчен җирләр бүлеп бирү буенча ведомствоара эшче төркем киңәшмәсе узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Илдус Габдрахманов, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Александр Дружин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының башкарма секретаре урынбасары, юридик бүлек башлыгы Луиза Курманова, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, республика муниципаль районнарының җир-мөлкәт палаталары рәисләре һ.б.лар катнашты.
Үз нотыгында Александр Дружин, субсидияләр алуга җирләр рәсмиләштерү өчен закон буенча кыска сроклы шартнамәләрне яңадан рәсмиләштерергә кирәк, алай итмәгәндә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр бу мәйданга бюджет ярдәменнән мәхрүм ителәчәкләр, дип билгеләп үтте. Александр Дружин файдаланылмаган җирләрне әйләнешкә кертү, шулай ук эрозиягә каршы урман үсентеләрен утырту мәсьәләләренә дә кагылды.
Киңәшмә ахырында министрның беренче урынбасары Николай Титов, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне арендалау шартнамәләрен агымдагы елның 15 февраленә кадәр яңадан рәсмиләштерергә кирәк, диде һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә карау өчен җир өлешләре биреп буенча мәгълүмат тапшырырга, шулай ук ышыклау өчен урман үсентеләре утырту буенча проект-смета документациясен рәсмиләштерергә тәкъдим итте.