Марат Әхмәтов: «2014 ел игенчелектә борылыш елы булырга тиеш»

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында«Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының 2013 елда орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау өлкәсендәге җитештерү эшчәнлегенә йомгаклар ясалды һәм 2014 елда үсемлекчелек нәтиҗәлелеген арттыру буенча бурычлар билгеләнде.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Төп нотык белән «Росссельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев чыгыш ясады.

Таһир Һадиев филиалның 2013 елда орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау өлкәсендәге җитештерү эшчәнлегенә йомгаклар ясады һәм елдагы бурычларны билгеләде. Аерым алганда, ул, 2014 елда Татарстанда үсемлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк, диде. Моның өчен, “уңышны сакларга һәм ишәйтергә” дигән кагыйдәгә таянып, кайбермәсьәләләрне хәл итәргә кирәк.

Иң элек беренче һәм икенче репродукцияләрнең районлаштырылган орлыкларын кулланырга кирәк, ә хәзер Татарстан Республикасында 60 %ка якын сортсыз орлыклар кулланыла, дип саный филиал җитәкчесе. Мәсәлән, узган елда 16,7 мең га җиргә тикшерү узмаган орлыклар чәчелгән. Язгы чәчү вакытында да еш кына тишелеп чыгуга һәм башка яктан тикшерелмәгән орлыклар җиргә сибелә. Бу проблема бигрәк тә КФХларга хас.

Таһир Һадиев киңәшмәдә катнашучыларны чыгышы мәгълүм булмаган түбән сортлы орлыклар сатып алмаска, аларны бары тик махсус орлык заводларыннан гына алырга өнди, алар республикада өчәү.

Татарстан филиалы җитәкчесен бигрәк тә бәрәңге орлыгы борчый. Соңгы вакытларда бу культураның уңдырышлылыгы шактый кимеде, бер гектардан 60-80 ц уңыш җыела, ә күптән түгел генә әле 300 ц/га уңыш җыеп алына иде. Эш шунда ки, башта ук зарарланган орлыклар утыртыла. Таһир Һадиев бәрәңге кырларына аудит уздырырга тәкъдим итте. Шәхси хуҗалыклар да күз угында булырга тиеш.

Үсемлекләрне яклау эшләре дә мактанырлык түгел, дип саный Таһир Һадиев, бу эш тә “Россельхозцентр”ның РТ идарәсе белгечләре карамагында. Татарстанда 3,4 млн. га чәчүлек җире исәпләнә. Узган елда чәчүлекләрнең бары тик 24 проценты гына корткычларга каршы эшкәртелгән иде. Кайбер хуҗалыкларда исә үсемлекләрне чүп үләннәрдән, авырулардан һәм корткычлардан яклау белән бөтенләй шөгыльләнмиләр.

Ведомство башлыгы шулай ук АПКның күпчелек предприятиеләрендә минераль ашламалар гына кертелгәненә дә игътибар итми калмады. Биологик тукландыру турында хәтта белмиләр дә.

Таһир Һадиев 2014 елга бурычларны да билгеләп китте. Аныңча, чәчүлекләрдән югары уңыш алуга бары тик барлык дәрәҗәләрдә – гади агрономнан башлап район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгына кадәр – тулы җаваплылык тоеп эшләгәндә генә ирешергә мөмкин.

«Росссельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы район бүлегенеңүсемлекчелек нәтиҗәлелеген арттырудагы роле турында Биектау МРО башлыгы СәгыйтьСәлахетдинов сөйләде.

Актаныш муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең һәм «Росссельхозцентр» ФДБУ филиалырайон бүлегенең орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү буенча уртак эшләре турында сөйләде.

«Марс» ҖЧҖ җитәкчесе Рамил Зарипов хуҗалыкның һәм «Росссельхозцентр» ФДБУфилиалы Азнакай район бүлегенең хезмәттәшлегенә йомгаклар ясады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, коллегия киңәшмәсенә йомгак ясап, анда катнашучыларны 2014 елны игенчелектә борылыш елы итәргә өндәде. “Безгә, корылыктан читкә китеп, табигать афәтләреннән курыкмыйча, конкрет гамәлләргә керешергә кирәк”, - дип саный Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Аның фикеренчә, бер елда гына бу проблеманы хәл итеп булмый: корылык, 2010 елдан башлап, игенчеләрнең бөтен гамәлләренә аяк чала. “Без начар һава шартларында да, җитештерүдә нәтиҗәлелекне тәэмин итеп, нәтиҗәле һәм уңышлы эшләргә тиеш”, - дип өндәде министр.

Марат Әхмәтов шулай ук «Росссельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы Россиядә иң яхшылардан берсе, дип билгеләп үтте. Узган елда ведомство белгечләре тарафыннан 55 мең туфрак һәм орлык пробалары тикшерелгән. “Сезнең хезмәт бик кирәкле һәм ул игенчелекне үстерүдә мөһим эш башкара”, - диде Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы ведомство хезмәткәрләрен ялган белешмәләр бирүдән кисәтте һәм быел аграрчыларга хөкүмәт дәрәҗәсендә җитди ярдәм күрсәтеләчәк, дип вәгъдә итте. Аерым алганда, дизель ягулыгын арзанайту буенча эш алып барыла.

Марат Әхмәтов, 2014 ел икмәкле ел булыр, дип өметләндерде. Моның өчен «Росссельхозцентр»ның Татарстан Республикасы филиалы хезмәткәрләре дә бөтен көчләрен куярга тиеш, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International