10 февральдә кече рәвешле хуҗалыклар җитәкчеләре һәм әгъзалары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Финляндия фермер хуҗалыкларының эш тәҗрибәсе белән танышу максатында Финляндиягә китәчәкләр.
Әлеге эшлекле бару Татарстан Республикасының конкуренция сәләтен арттыру буенча эшлекле чаралар циклы кысаларында Скандинавия илләре белән халыкара хезмәттәшлек өлкәсендәге компетенцияне арттыру өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татарстан Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе тарафыннангамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан РеспубликасыФермер һәм крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров җитәкчелегендә республиканың Кукмара, Азнакай, Зеленодольск, Аксубай һәм Лениногорск муниципаль районнарының кече рәвешле хуҗалыклары җитәкчеләре һәм әгъзалары баралар.
Финляндиядә алар үз хезмәттәшләренең эшләре, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү эшен оештыру гамәлләре белән танышачаклар, аерым хуҗалыкларда булачаклар.