Татарстан Республикасының “Көрәш” татар-башкорт милли ярыш федерациясе президиумы утырышы булды

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасының “Көрәш” татар-башкорт милли ярыш федерациясе президиумы утырышы булды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.

Утырышта Татарстан Республикасының “Көрәш” татар-башкорт милли ярыш федерациясебашкарма директоры Равил Хәйруллин 2013 елга йомгаклар ясады, шулай ук 2014 елга календарь план расланды.

Равил Хәйруллин, 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада узганын һәм анда, спорт төре буларак, “Көрәш” классик стильдәге билбау ярышы кертелгәнен искә алып китте. Узган елның апрель аенда Казанда Россия югары уку йортлары студентлары арасында классик стильдәге билбау көрәше буенча сайлап алу өчен ярышлар уздырылды, Россия җыелма командасына Татарстан Республикасыннан да 6 авырлык категориясендә 5 көрәшче керде. Россиянең көрәш федерациясе һәм Татарстан Республикасының татар-башкорт көрәш федерациясе белән берлектә Мамадыш һәм Чаллы шәһәрләрендә укыту-күнекмәләрҗыеннары оештырылды. Көрәшчеләрнең әзерлекләре әйбәт булу нәтиҗәсендә биш көрәшче дә “Көрәш” классик стильдәге билбау ярышы буенча Универсиада 2013 чемпионнары булдылар.

Утырыш барышында шулай ук “Иң яхшы спортчы”, “Иң яхшы тренер”, “Иң яхшы яшьләр тренеры”, “Иң яхшы журналист” номинацияләре буенча җиңүчеләрне билгеләделәр.

Ел йомгаклары буенча иң яхшы спортчыларны һәм тренерларны билгеләүнең үз критерийлары бар. Көрәшчеләр өчен осталыкның төп күрсәткечләре ел дәвамында рейтинг команда турнирларында алган урыннардан гыйбарәт, мондый турнирлар өчәү булды: герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә ачык республика турниры (20-22.02.13 ел, Әлмәт шәһәре),Татарстан Республикасы чемпионаты (20-22.11.13 ел, Казан шәһәре), Россия чемпионаты (13-15.12.13 ел, Казан шәһәре).

Ярышларны оештыручы һәм алар өчен җаваплы зат Ильяс Галимов һәм баш судья Фәрит Шәйхетдинов утырышта герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган татар-башкорт милли көрәш буенча ачык республика ярышларына әзерлекнең барышы турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, ярышлар бу елның февраль уртасында Әлмәт муниципаль районында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International