Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә гыйнвар ае эшенә йомгаклар ясалды

2014 елның 7 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә аның башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ветеринария белгечләре киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә 2014 елның гыйнвар ае эшенә йомгаклар ясалды.

Чарада район ветернария берләшмәләре башлыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе Дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмә барышында республика дәүләт ветеринария хезмәтенең агымдагы елның гыйнвар аендагы эшенә анализ ясалды һәм алдагы чорга бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International