ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Венгриянең баш ветеринария табибы Эндре Кардеван белән очрашты. Аның белән бергә Венгриянең авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерү министрының Вәкаләтле вәкиле Силард Кишш, Венгриянең Авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерү министрлыгы вәкилләре Канавал Виктория, Эмесе Ержебет килгән иде.

Гыйнварда Татарстанның авыл кибетләренә 140 млн. сумга үз продукциябез җибәрелде, бу 2012 елгдагы белән чагыштырганда 134 % тәшкил итә, дип әйттеләр Татарстан кулланучылар берлегендә.

Кичә Казан дәүләт аграр университетының чыгарылыш курс студентлары һәм аны тәмамлап чыгучылар Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән очраштылар.


11
февраль, 2014 ел
сишәмбе

Түбән кама районының Кулмакса авылында бер үк вакытта өч гаилә фермасын ачу тантанасы булды: бозаулар симертү буенча, кош-кортлар һәм сарык үрчетү буенча.

Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Яшьләрнең социаль-ткътисадый инициативалары” Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге яшь авторларның Россия территорияләрен социаль-ткътисадый үстерүгә юнәлдерелгән “Минем илем – минем Россиям” проектлары конкурсын игълан итәләр.

15 февральдә «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2014 елның 3 февралендәге 6-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә, аның нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм әйләнеше “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында” 2002 елның 24 июлендәге 101-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба - № 101-ФЗ Закон) белән җайга салына торган җир кишәрлегеннән авыл хуҗалыгы җитештерүе яисә авыл хуҗалыгы җитештерүенә бәйле башка эшчәнлек өчен № 101-ФЗ Законда билгеләнгән срок эчендә файдаланмаган өчен түбәндәгечә штраф салына.


10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 6 февралендә Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XI авыл Спартакиадасы башланды.

Спартакиада Татарстан Республикасы «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан үткәрелә.

Кукмара аграр колледжының чыгарылыш курс студентлары өчен Казан дәүләт аграр университеты буенча экскурсия үткәрелде.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан Нидерландтан “Чаллы-бройлер” кошчылык комплексының “Тукай токым репродукторы” ҖЧҖ адресына килгән 2 партия (56304 баш) тәүлеклек чебешләр карап тикшерелде һәм рәсмиләштерелде.


8
февраль, 2014 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Теләче муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты. 2013 елда Теләче районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турындагы нитык белән муниципалитет башлыгы Илдус Зарипов чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International