Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Яшьләрнең социаль-ткътисадый инициативалары” Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге яшь авторларның Россия территорияләрен социаль-ткътисадый үстерүгә юнәлдерелгән “Минем илем – минем Россиям” проектлары конкурсын игълан итәләр.
Конкурс яшьләрне Россия төбәкләрен, шәһәрләрен һәм авылларын үстерүдә: икътисад һәм социаль өлкәне үстерүдә, Россия территорияләренең идарә системасын камилләштерүдә катнашуга җәлеп итү максатларында; шулай ук дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары өчен, икътисадның һәм фәнни-педагогик өлкәнең реаль секторы өчен кадрлар резервын әзерләү механизмнарының берсе буларак уздырыла.
Эшләр 2014 елның 20 апереленә кадәр кабул ителә.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
1. «Минем илем»
2. «Минем дәүләт телем»
3. «Минем гаиләм»
4. «Минем авылым»
5. «Минем шәһәрем»
6. «Минем эшләнмәм»
7. «Минем эшкуарлык инициативам»
8. «Минем педагогик инициативам»
9. «Мой юлым»
10. «Минем һөнәрем»
|
Конкурсның махсус номинацияләре: 1. «Гамәлгә ашырылган проектлар» 2. «Сүзем илем турында ...»: яшь журналистлар эшләре Конкурска җибәрелгән проектларга катгый рәвештә түбәндәгеләр керергә тиеш:
Барлык документлар һәм кушымталар Конкурста катнашучыларның шәхси кабинетлары ашаэлектрон рәвештә www.moyastrana.ru сайтына җибәрелә. Конкурс Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, «Яңа проектлар чыгару буенча стратегик инициативалар агентлыгы» коммерциячел булмаган автономияле оешма ярдәмендә уздырыла. Элемтәгә керү өчен мәгълүмат: «Яшьләрнең социаль-икътисадый инициативалары» Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге: ИЦМиМСФУ: |