Кичә Казан дәүләт аграр университетының чыгарылыш курс студентлары һәм аны тәмамлап чыгучылар Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән очраштылар.
Чарада шулай ук Авыл хуҗалыгы идарәсенең кадрлар бүлеге башлыгы Татьяна Дудкина һәм районның эре агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре: «Кощаковский» АХП ААҖдиректоры Булат Идиятов, «Полимекс» ҖЧҖ директоры Равил Вәгыйзов, «Ак Барс Питрәч»агрофирмасы ААҖнең баш агрономы Айрат Идрисов, «Сабан- 1» КФХ башлыгы ИлнарСөләйманов һәм башкалар катнашты.
Эдуард Дияров авылда яшь белгечләр өчен нинди перспективалар булуы турында сөйләде.
Югары уку йортына кадәр белем бирү һәм Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап чыгучыларны эшкә урнаштыру үзәге тарафыннан оештырыла торган шундый район башлыклары һәм җитәкчеләре белән очрашулар яшь белгечләрне авылда тотып калырга һәм уку йортын тәмамлап чыгучыларга эш урынын табарга ярдәм итә, яшь белгечләргә бирелә торган дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирә.