Түбән Кама районында өч гаилә фермасы ачылды

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

Түбән кама районының Кулмакса авылында бер үк вакытта өч гаилә фермасын ачу тантанасы булды: бозаулар симертү буенча, кош-кортлар һәм сарык үрчетү буенча.

Чарада Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары АльфредНигъмәтҗанов һәм Лида Тартмина катнашты. Алар авыллыларга үзләренең гаилә бизнесларын ачырга омтылулары өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр, шундый фермаларның барлыкка килүе – район тормышында мөһим вакыйга икәнен билгеләп үттеләр.

Яшь фермерларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры марат Әхмәтов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы исеменнән рәхмәт хатлары тапшырдылар. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, бу өч фермер ирешкәннәрдә генә тукталып калырга уйламыйлар, алар, озаккка сузмыйча үзләренең бизнесларын киңәйтеп, кирәкле техника алу буенча республика программасына керергә җыеналар.

1 нче гаилә фермасы  кош-корт үрчетү буенча. Әлеге хуҗалыкта 2350 баш кош-корт бар, шулардан 1 мең баш йомырка сала торган тавыклар, 1 меңнән артык казлар һәм үрдәкләр. 2013 елда хуҗалыкта 20 ц кош ите җитештерелгән, 80 мең данә йомырка җыелган. Ай саен 3 центнердан артык ит һәм 6,6 мең дан йомырка сатыла. Узган ел КФХ 1300 мең сум табыш алган.

2 нче гаилә фермасы  эре мөгезле терлек бозауларын симертү буенча, аларның саны 100 баш исәпләнә. Бинаны реконструкцияләү өчен җирле бюджеттан 500 мең сум акча бүлеп бирелгән һәм шул күләмдә республика бюджетыннан.

Бүген ферма хуҗасының 240 баш эре мөгезле терлеге һәм 2 аты бар. Хуҗалыкта 2013елда 330 ц ит җитештерелгән. Ай саен 16 центнерга якын ит сатыла. Узган елда 2090 мең сум табыш алынган.

Терлекчелектән тыш, ферма үсемлек үстерү белән дә шөгыльләнә. КФХның 25 га сөрүлек җире бар, анда терлек азыгы өчен күпьеллык үләннәр үстерелә.

3 нче гаилә фермасы сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Хуҗалыкта 100 баш ана сарык бар. 2012 елда хуҗалык “КФХ нигезендә гаилә терлекчелек фермаларын төзү (реконструкцияләү)” республика программасына кергән.

Ферма бер елдан да әзрәк вакыт эчендә төзелгән. Бинаны реконструкцияләүгә хуҗалыкка шулай ук 1 млн. сум җирле һәм шул ук күләмдә республика бюджетларыннан ярдәм күрсәтелә.

Бүген Түбән Кама муниципаль районында 35 гаилә фермасы эшли, шулардан 26сы югары технологияле фермалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International