15 февральдә «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2014 елның 3 февралендәге 6-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә, аның нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм әйләнеше “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында” 2002 елның 24 июлендәге 101-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба - № 101-ФЗ Закон) белән җайга салына торган җир кишәрлегеннән авыл хуҗалыгы җитештерүе яисә авыл хуҗалыгы җитештерүенә бәйле башка эшчәнлек өчен № 101-ФЗ Законда билгеләнгән срок эчендә файдаланмаган өчен түбәндәгечә штраф салына:
- гражданнарга - административ хокук бозу предметы булган җир кишәрлегенең кадастр бәясеннән 0,3тән 0,5 процент күләменә кадәр, әмма ул өч мең сумнан да ким булмаска тиеш;
- вазыйфаи затларга - административ хокук бозу предметы булган җир кишәрлегенең кадастр бәясеннән 0,5тән 1,5 процент күләменә кадәр, әмма ул илле мең сумнан да ким булмаска тиеш;
- юридик затларга - административ хокук бозу предметы булган җир кишәрлегенең кадастр бәясеннән 2дән 10 процент күләменә кадәр, әмма ул ике йөз мең сумнан да ким булмаска тиеш.
Шул ук вакытта, югарыда күрсәтелгән хокук бозу өчен административ штрафның иң зур күләме биш йөз мең сумнан артмаска тиеш.
Әлеге Закон нигезләмәләре уңай хокукый җирлек булдыруга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.