Гыйнварда Татарстанның авыл халкына 140 млн. сумга үзебезнең продукция җибәрелгән

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе

Гыйнварда Татарстанның авыл кибетләренә 140 млн. сумга үз продукциябез җибәрелде, бу 2012 елгдагы белән чагыштырганда 134 % тәшкил итә, дип әйттеләр Татарстан кулланучылар берлегендә.

Татарстан Республикасы авыл сәүдәсе челтәрләренә 1946 тонна икмәк әйберләре җибәрелде, бу 88 % тәшкил итә. Республика районнары цехларында 36 тонна казылык әйберләре әзерләнде, бу 2012 елның шушы чоры белән чагыштырганда 107 % тәшкил итә.

Татарстанның үзәгеннән читтәрәк булган авыллларда яшәүчеләргә 153 тонна (101 процент) кондитер әйберләре җибәрелгән.Татарстан Республикасы АПК вәкилләре – 69 тонна (103 процент) макарон әйберләре, 22 мең декалитр (125 процент)алкогольсез эчемлекләр сатып алдылар.

Моннан тыш, район кулланучылар җәмгыятьләренең үз цехларында 28 тонна (107 процент) балык эшкәртелгән, аннан әзерләнгән әйберләр шулай ук авыл кибетләренә җибәрелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International