Татарстан - Венгрия: хезмәттәшлек юлында

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Венгриянең баш ветеринария табибы Эндре Кардеван белән очрашты. Аның белән бергә Венгриянең авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерү министрының Вәкаләтле вәкиле Силард Кишш, Венгриянең Авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерү министрлыгы вәкилләре Канавал Виктория, Эмесе Ержебет килгән иде.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, Россельхознадзорның Татарстан Республикасыидарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Галимҗан Кәбиров, «Татарстан Республикасының Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ директоры Финсур Әхмәтов һәм башкалар катнашты.

Очрашуны ачканда, Марат Әхмәтов республиканың алга киткән аграр төбәк булуын һәм шулай ук күп санда терлек үрчетелүен билгеләп үтте, һәм хәзер, хайваннарны һәм кош-кортларны тотуда, тукландыруда, сыерлар савуда алдынгы технологияләрне кулланып, аларның продутивлылыгын арттыру төп бурычларның берсе, диде ул. Бер урында тапталырга ярамый, һәм әле өйрәнер әйберләр бик күп безнең, шул исәптән венгерлардан да.

Эндре Кардеван Татарстанның авыл хуҗалыгы үсешен бик югары бәяләде һәм үзара хезмәттәшлек юнәлешләре буенча берничә конкрет тәкъдимнәр әйтте. Анрым алганда, ул Венгрия һәм Татарстан югары уку йортларында көндез йөреп укучы студентлар белән алмашырга тәкъдим итте. Ул шулай ук Марат Әхмәтовка җитәкчеләр һәм белгечләр белән Венгриягә килергә һәм шунда Татарстанлыларны авыл хуҗалыгын алып бару буенча алга таба укыту өчен программа эшләргә тәкъдим итте.

Очрашуны тәмамлап, министр, Россиянең ВТОга керүенә бәйле рәвештә, ВТО составына керә торган илләр белән яңа мөнәсәбәтләр урнаштытырга, яңа хезмәттәшлек этабына күчәргә кирәклеген ассызыклап әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International