Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XI авыл Спартакиадасы башланды

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе

Агымдагы елның 6 февралендә Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XI авыл Спартакиадасы башланды.

Спартакиада Татарстан Республикасы «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан үткәрелә.

Агымдагы елның 6 – 9 февралендә Кукмара муниципаль районында Казан зонасы (I зона) авыл районнарының волейбол буенча ирләр командалары арасында Татарстан РеспубликасыЧемпионатының зона ярышлары уздырылды.

Ярышларда Татарстан Республикасының 12 муниципаль районыннан 150 спортчы катнашты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча финалга Саба (I урын), Мамадыш (II урын), Кукмара (III урын), Әтнә (4 урын) муниципаль районнары чыкты.

Кама аръягы зонасының (II зона) волейбол буенча ирләр командалары арасында ярышлар агымдагы елның 13 – 16 февралендә узачак.

2014 ел Спартакиадасы программасына спортның 14 төре буенча ярышлар керде: ирләр командалары арасында волейбол, билбау көрәше, спорт гаиләләре ярышлары, хатын-кызлар командалары арасында волейбол, армрестлинг, шашка, җиңел атлетика, берничә сорт төрен үз эченә алган туристик ярыш, бадминтон, шахмат, ирләр командалары арасында кече-футбол, өстәл теннисы, ирләр командалары арасында баскетбол, чаңгы ярышлары.

Спартакиада программасы ярышлары республиканың аерым чемпионатлары буларак ике этапта уздырыла.

Беренче этап республика авыл районнарының предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре коллективлары командалары арасында үткәрелә.

Икенче этапта Спартакиада программасы нигезендә финал ярышлары, спортның аерым төрләре буенча чемпионатлар уздырыла.

Финал ярышларында Татарстан Республикасының 43 муниципаль районыннан командалар катнашачак һәм аларда 3500гә якын кеше катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International