Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Теләче муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты. 2013 елда Теләче районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турындагы нитык белән муниципалитет башлыгы Илдус Зарипов чыгыш ясады. Районның төп тармагы – авыл хуҗалыгы, узган елгы корылык аның нәтиҗәләренә дә тәэсир итми калмады. Шулай да, тулаем алганда, район үзенең социаль-икътисадый хәлен яхшырта алды.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарының 2013 ел йомгаклары буенча социаль-икътисадый рейтингы нигезендә район 10 нчы урында тора. Бер ел эчендә район рейтингта 8 позициягә күтәрелгән. Аерым алганда, 2013 елда уртача айлык хезмәт хакы 27 %ка арткан һәм 22,7 мең сум тәшкил итә. Аграр секторда уртача хезмәт хакы 11 мең сум. Теләче муниципаль районы башлыгы билгеләп үткәнчә, эшлекле активлык һәм финанс тотрыклылыгы арта бара. Соңгы ике елда фермерлар саны берярым тапкыр арткан, бүген районда 23 гаилә фермасы бар, тагын ике төзелә. Районда җитештерелә торган гомуми продукциянең гомуми күләменнән 35 %ы кече бизнес субъектларына туры килә. 2013 елда район бюджетына эшкуарлардан салым керемнәре 11 %ка арткан һәм 7,2 млн. сум тәшкил итә. Илдус Зарипов районның инвестиция җәлеп итүчәнлеген үстерү төп бурыч дип саный. “Теләче” агросәнәгать паркы өстенлекле инвестиция проектларыннан санала. Ул Татарстанда кече һәм урта бизнесны җәлеп итү өчен авыл районында оештырылган иң уңышлы индустриаль мәйданчык булып санала. Аны тәзү турында карар 2012 елда кабул ителгән була. Проект 33 га җирдә 30-35 югары технологияле кече җитештерү предприятиеләрен төзүне күздә тота. Индустриаль паркны үстерүнең стратегик планы буенча әлеге мәйданда 900 яңа эш урыны булырга тиеш. Сәнәгать продукциясен җитештерүне 1,5 млрд. сумга кадәр арттыру планлаштырыла. “Теләче” паркын үстерүнең беренче этабында 10 резидент җәлеп итү һәм мәйданның 20 процентын үзләштерү күздә тотыла. Аларның икесе эшли башлады инде (иске автомобиль шиннарын эшкәртү һәм түбә ябу материалларын чыгару буенча). Резидентларның берсе көйләү-төзәтү эшләренә, тагын икесе җитештерү корпуслары төзүгә кереште һәм агымдагы елның маенда җитештерүне баглап җибәрергә планлаштыра (полимерлар эшкәртү һәм көнкүреш, сәнәгать товарлары эшләп чыгару буенча, шулай ук тимер ишекләр һәм конструкций эшләү буенча). Илдус Зарипов сүзләре буенча, 2014 елда сәнәгать паркы территориясендә 7 җитештерү линиясен эшләтә башлау, 110 яәа эш урыны булдыру, продукция җитештерүне 270 млн. сумга җиткерү, барлык дәрәҗәләрдә бюджетларга салым суммаларын 25 млн. сумга җиткерү планлаштырыла. Бүген паркны үстерүгә шәхси инвестиция суммалары 250 млн. сум диярлек тәшкил итә.
«Бүген сәнәгать мәйданчыкларын төзү буенча ничек эшләргә кирәклеген күрсәтә торган бик яхшы пилот проекты, дип саныйм мин. Зур шәһәрләрдә түгел, ә менә авыл районнарында да шулай эшләп була бит”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Теләче” сәнәгать паркы турында. Илдар Халиков шулай ук Теләче муниципаль районы Советы утырышының XXII Кышкы Олимпия уеннары ачылышы көненә туры килүен дә үзнә бер төрле аерым мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте. “Татарстанның 2,5 меңнән артык вәкиле бүген Сочиның иң җавплы урыннарында иң күләмле спорт чарасын үткәрүдә ярдәм итәләр”, - дип билгеләп үтте ул һәм, форсаттан файдаланып, теләчеләргә, төзүчеләргә, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, медицина хезмәткәрләренә, муниципаль хезмәткәрләргә Казанда Универсиадага әзерләнүгә күрсәткән ярдәмләре өчен рәхмәт белдерде. Районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләрен бәяләп, Татарстан РеспубликасыПремьер-министры уңай күренешләрне билгеләп үтте, шул ук вакытта районның агросәнәгать мөмкинлегенең әле тулысынча файдаланылмавын әйтеп китте. “Кызганычка каршы, районда эре мөгезле терлек саны кимүгә таба бара – 14%лап кимегән, шул исәптән сыерлар саны 18 %ка, дуңгызлар – 33 %ка. Иң мөһиме – сөт җитештерү кимегән. Бүген сөткә бәяләр арту күзәтелгән шартларда, авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең әлеге төренең рентабельлеге күтәрелгән чорда, мондый кимчелеккә юл куймаска иде”, - дип әйтте Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Илдус Зарипов терлек санының кимүен, иң беренче чиратта, районның иң эре авыл хуҗалыгы формированиесе “Вамин-Теләче” агрофирмасының проблемаларына бәйле булуын билгеләп үтте. Предприятиегә карата уздырыла торган бөлгенлеккә төшү процедурасы, район башлыгы әйтүенчә, стратегик карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирми, бу исе районның икътисадый үсешенә тоткарлык тудыра. “Бу хәлдән мөмкин кадәр аз югалтулар белән чыгу, инвестицияләр җәлеп итү һәм заманча технологияләрне гамәлгә кертү исәбенә җитештерүнең нәтиҗәлелеген җайга салу – бүген безнең алда тора торган төп бурычлардан санала. Төп максатларның берсе - терлекләр санын 15 мең башка җиткерү, шул исәптән сөт сыерларын 4,5 мең башка”, - диде Ильдус Зарипов.
“2013 елда Теләче районының авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә финанс ярдәме 322 млн. сум тәшкил итте. Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләренең еллык табышының 50 проценты диярлек. Билгеле ки, акча беркайчан да җитми ул, әмма бу терлек саны кимү процессын туктату өчен җитәрлек шарт. Бу елның климат шартлары узган елга караганда уңайрак булыр дип өметләнәбез һәм, шуңа бәйләп, районда авыл хуҗалыгы тармагында барлыкка килгән тискәре күренешләрне бетереп булыр дип уйлыйбыз”, - диде, ассызыклап, Илдар Халиков.