ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча сабан чәчүе барлык мәйданның 73 %ында башкарылган, ягъни 1260,8 мең га җир чәчелгән. Сабан бодае – 370,6 мең га, арпа – 379,3 мең га, борчак 50,8 мең га мәйданда чәчелгән. Берьеллыкүләннәр һәм катнаш азык чәчү 71 %ка үтәлгән.

Россиядә яңа һөнәри бәйрәм - Ветеринария хезмәткәре көне булачак. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тиешле күрсәтмәсе хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының (ТатНИИСХ) Лаеш районындагы тәҗрибә кырларында булып кайтты. Очрашу вакытында май аеның эссе торуы турында сүз барды, бу бөртеклеләрнең иртә өлгерүенә сәбәп булырга мөмкин, тагын авыл хуҗалыгы культураларының перспективалы сортлары, галимнәрнең яңа тәҗрибәләре хакында да сөйләшү булды.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Федерация субъектларына 88 млрд. 343,8 млн. сум күләмендә субсидияләр күчергән. Акчалар авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә үсемлекчелек өлкәсендә ярдәм күрсәтүгә - 14 440 млн. сум; үсемлекчелекне үстерүгә, продукция эшкәртүгә һәм реализацияләүгә кыска сроклы кредитлар (заемнар) буенча процент ставкасы өлешен каплауга - 3 392,2 млн. сум; авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең үсемлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы иминләштерүе шартнамәсе буенча исәпләнгән иминият премиясен түләүгә чыгымнар өлешен каплауга 4 997 млн. сум бирелгән. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


12
май, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча чәчү 1,2 млн. га мәйданда башкарылган, бу фаразланганнан 68 % тәшкил итә.

«2013 елга кадәр авылны социаль үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе субъектларына клуб тибындагы учреждениеләрне төзүгә һәм реконструкцияләүгә, район (авылара) клубларын һәм китапханәләрне махсуслаштырылган күчмә комплекслар (автоклублар) белән тулыландыруга федераль бюджет акчалары исәбеннән дәүләт ярдәме күрсәтелде.

Әлеге чараларны гамәлгә ашыруга 2009-2012 елларда федераль бюджеттан 0,24 млрд. сум бирелде. Федерация субъектларының берләштерелгән бюджет акчалары - 2,68 млрд. сум һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 0,06 млрд. сум бүленде.

Агымдагы елның 4 аенда Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе дәүләт җир күзәтчелеге бүлеге тарафыннан 186 контроль-күзәтчелек чаралары үткәрелде, шул исәптән 154 план буенча, 20 планнан тыш тикшерүләр, 12 административ тикшеренү, дип хәбәр ителә ведомствоның рәсми сайтында.


10
май, 2014 ел
шимбә

Бүгенге көнгә Татарстанда чәчү эшләре 1 млн гектарда башкарылган, бу 2014 елгы сабан чәчүенең гомуми мәйданыннан 58%ын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында атна саен уздырыла торган киңәшмәдә әйтелде, аны Татарстан РеспубликасыПрезиденты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай укТатарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 8 майда, «2014 елда Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча гаризаларны карый торган конкурс комиссиясенә документлар кабул итү тәмамланды.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков язгы кыр эшләренең барышын күрү өчен Татарстанның Мамадыш һәм Түбән Кама муниципаль районнары кырларын башта вертолеттан күзәтеп чыкты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International