Авылда спорт көчәя

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

13 июль – авыл спорт уеннарын ябу тантанасы көне. Йомгаклар ясалды, волейбол, мас-рестлинг, аркан тартышу, гирь күтәрү һәм башка төр ярышларда катнашучы спортчыларга, спорт гаиләләре, чалгычылар, җир сөрүчеләр ярышларында катнашучыларга бүләкләр бирелде.

Исегезгә төшерәбез, спорт уеннарының төп бурычлары – авыл халкын даими рәвештә физик культураһәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт тормыш рәвешен булдыру, яшьләрне физик һәм рухи чыныктыру, Россия өчен традицион (милли һәм халык) спорт төрләрен үстерү.

Ярышлар авыл халкында зур кызыксыну уятты. Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының төп спорт бәйрәменә илебезнең 66 субъектыннан командалар җыелды. Финал ярышларын үткәрүдә 350 судья һәм 1 мең волонтер катнашты, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International