Бишенче агросәнәгать форумы «Идел буе кыр көне - 2014» Оренбург өлкәсендә узды

2014 елның 11 июле, җомга

10 һәм 11 июльдә Оренбург өлкәсендә Бишенче агросәнәгать форумы «Идел буе кыр көне - 2014» узды. Быел форумда округның 14 төбәгеннән мең ярымнан артык кешк катнашты.

Татарстан шулай ук форум эшендә актив катнашты. Республика делегациясен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җитәкләде.

Икенче көнне округ форумы мәйданында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич булды.

Моңа кадәр форум Пенза өлкәсендә, Марий Эл Республикасында, Удмурт Республикасында һәм Пермькраенда узган иде. «Идел буе кыр көне - 2014» форумында беренче мәртәбә округ төбәкләренең (Мордовия Республикасы, Чувашия Республикасы, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Пенза, Оренбург, Саратов һәм Ульяновск өлкәләр) башлыклары катнашты.

Форумның максаты  Идел буе федераль округы төбәкләре агросәнәгать комплексының инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттыру, гамәлгә ашырыла торган аграр сәясәтне камилләштерү, шулай ук икътисадның аграр секторын инновацион үстерүнең алдынгы практикасын тарату.

Форум кысаларында бу бурычларны хәл итү өчен үзебезнең авыл хуҗалыгы җайланмаларының һәм машиналарының, шулай ук округ территориясендә җитештерелә торган чит ил авыл хуҗалыгы техникасының иң яхшы үрнәкләреннән күргәзмә оештырылган. Вәкаләтле вәкилгә һәм төбәкләр башлыкларына заманча авыл хуҗалыгы техникасын, шулай ук агросәнәгать секторындагы яңа алымнарны һәм технологияләрне күрсәттеләр.

Татарстан әлеге форумның авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә «Татагролизинг», «Хараша», «Кузәмбәт ремонт-механика заводы», «Агромастер», «Татагрохимсервис», «АгроИдея» ААҖ оешмаларыннан экспозицияләр куелды.

Игенчелек һәм терлекчелек өлкәләрендә үз продукцияләрен «Майский» ТК, «АК Барс холдинг», «Агросила Групп», Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, «Элита» баш нәсел предприятиесе”, «Бөгелмәнәсел предприятиесе», «Минзәлә нәсел предприятиесе», «Терлекчелектә нәсел эше идарәсе»,«Биопрепаратлар», «РАСХНның Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты», «Россельхозцентр» ФДБУ оешмалары китергән иде.

Форумда катнашкан һәр төбәкнең башлыгы вәкаләтле вәкилгә үз казанышларын күрсәттеләр. Үз казанышларын күрсәтүдән тыш, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр проблемалы мәсьәләләр турында да сөйләделәр. Җитештерүчеләрне, үзебезнең товарларның сыйфаты яхшыра баруга да карамастан, базарга чыгу һәм чит ил продукциясе белән конкуренция мәсьәләсе борчый.

Экспозицияне караганнан соң Михаил Бабич Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры НиколайФедоров белән бергә Идел буе агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды, анда Идел буе федераль округы төбәкләренең, шулай ук эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре башлыклары, тармакны үстерү институтлары, шулай ук эре авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр вәкилләре катнашты.Катнашучылар аграр секторны модернизацияләүнең актуаль мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме чаралары һәм төбәкләр тарафыннан федераль бюджет акчаларын тоту темплары турында, АПКга кредит бирү һәм авылда социаль инфраструктураны үстерү, шул исәптән тармак өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International