Татарстан Республикасы өчен бик катлаулы булган 2009-2013 еллардагы корылык аркасында республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре 50 млрд. сумга якын югалту кичерде. Бу хакта Татарстан Республикасында терлекчелекнең торышы һәм үсеш перспективалары мәсьәләләре буенча уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров үткәрде, ул ике көнлек (2014 елның 10-11 июле) эшлекле сәфәр белән Татарстанга килде.
Киңәшмә кош ите җитештерүче компанияләрнең берсендә - “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ мәйданчыгында (Чаллы) узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Киңәшмә башланыр алдыннан “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ җитәкчелеге вәкилләре Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров өчен предприятие буенча кыскача экскурсия оештырдылар, компанияне үстерү планнары турында сөйләделәр. “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖнең 2014 елга җитештерү күләме тере үлчәмдә 106 мең тонна тәшкил итә. Моннан тыш, “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ продукциясе күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Киңәшмә барышында төп нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады, ул, 2014 елның гыйнвар-июнендә Татарстанның барлык категория хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме 64 млрд. сум тәшкил итте, ягъни 2013 елның шушы чорына карата 104 %, дип хәбәр итте.
Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү индексы узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 100,1%. Барлык хуҗалыклардан: сөт 864,4 мең тонна алынган, терлек һәм кош-корт тере үлчәмдә 245,1 мең тонна үстерелгән, бер сыердан уртача 2339,0 кг сөт савып алынган.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм КФХда 2014 елның беренче яртыеллыгында акчалата керем – 30,7 млрд. сум (узган ел белән чагыштырганда 117%), шулардан дуңгыз ите 4,3 млрд. сумлык (14%), эре мөгезле терлек ите – 3,99 млрд. сум (13%), кош ите – 6,14 млрд. сум (20%), сөт – 9,82 (32%), үсемлекчелек – 3,68 (12%), йомырка – 1,23 млрд. сум (4%) һәм башкалар.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Татарстанда 1069 мең баш эре мөгезле терлек, 536 мең баш дуңгыз, 408 баш сарык һәм кәҗә, 16,4 млн. баштан артык кош-корт (2014 елның 1 июленә күрсәткечләр буенча) бар, дип билгеләп үтте.
Республикада терлек азыгы әзерләү буенча кызу эш бара. Бүгенгә шартлыча бер баш терлеккә 10 центнердан артык азык әзерләнгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы терлекчелек өлкәсендәге проблемаларга җентекләп тукталды.