ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2015 ел
сишәмбе
Кичә Арча муниципаль районында«Кырлай” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә «Энергиягә бай һәм югары протеинлы азык – хайваннарны сыйфатлы тукландыруның нигезе» темасына семинар узды, анда министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Тәлгать Таһирҗанов катнашты.
26 мартта Казанда «Хайваннар азыгында һәм кешеләр ризыгында микроэлементларның органик формаларын куллану йомгаклары һәм перспективалары” буенча фәнни-җитештерү киңәшмәсе узачак.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 19 мартыннан 22 мартына кадәр Минзәләдә Татарстан Республикасы “Авыл яшьләре” IХ җәйге авыл спорт уеннары программасы буенча Кама аръягы зонасы авылларының ирләр командалары арасында волейбол буенча зона (II зона) ярышлары узды, алар 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына, Татарстан АССР төзелүнең 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгына багышланган иде.

21
март, 2015 ел
шимбә
Татар эшкуарларының көч-куәте турында Россиянең бөтен почмагында беләләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда узган татар авылларының IV Бөтенроссия җыенының пленар утырышында әйтте. Чара “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, «Россия татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшид Сәнҗапов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә язгы кыр эшләренә әзерлек һәм Татарстан Республикасында хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

20
март, 2015 ел
җомга
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россиядә фермер хуҗалыкларын үстерүгә юнәлдерелгән күрсәтмәләр пакетын имзалады.
20 22 мартта Казанда татар авыллары вәкилләренең IV Бөтенроссия җыены узачак. Җыен кысаларында төрле чаралар оештырыла.
Иртәгә, 21 мартташәһәрнең 9 мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары каршындагы Коррупциягә каршы эш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды, аны Комиссия рәисе урынбасары Марат Җәббаров алып барды.
16 марттан 18 мартка кадәр   «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты»Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә балыкчылык хуҗалыклары вәкилләре авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International