26 мартта Казанда «Хайваннар азыгында һәм кешеләр ризыгында микроэлементларның органик формаларын куллану йомгаклары һәм перспективалары” буенча фәнни-җитештерү киңәшмәсе узачак.
Киңәшмәне оештыручылар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,«Фили’НВетСнаб» ҖЧҖ (Мәскәү шәһәре.)
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе, РФА академигы Геннадий Онищенко, ВНИИТИП директоры, РФА академигы Владимир Фисинин, Тукландыру институты директоры, РФАакадемигы Виктор Тутельян, К.И. Скрябин ис. Мәскәү дәүләт ветеринария медицинасы һәм биология академиясенең радиобиология һәм вирусология кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор Николай Лысенко, «Инкорм» ҖЧҖнең генераль директоры, икътисад фәннәре кандидаты Иван Голубов, «Урал фәнни-тикшеренү ветеринария институты” ФДФУ директоры, ветеринария фәннәре докторы, профессор Ирина Шкуратова, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, К.А. Тимирязев ис. Россия дәүләт аграр университеты кафедрасы доценты Ольга Соловьева, «Юбилейный» ААҖнең генераль директоры (Беларусь Республикасы) Александр Фирсин, «Терлекләр өчен дару чараларының һәм терлек азыгының сыйфат һәм стандартлаштыру буенча бөтенроссия дәүләт үзәге» ФДБУнең өлкән фәнни хезмәткәре Андрей Середа һәм башкалар катнагша.
Түбәндәге темаларга нотыклар булачак: «Функциональ азык продуктларын әзерләгәндә авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын минераль тукландыруның инновацион технологияләре – милләтнең сәламәтлеген нигытуда төп фактор», «Кеше ризыгында микроэлементларның органик роле”, «Эксперименталь хайваннарның органнарында һәм тукымаларында йоданы нормалаштыру закончалыгы һәм үзенчәлекләре», «Эре мөгезле терлекләрдә була торган йогышсыз авыруларны профилактикалауда йодның органик формасының роле» һәм башка темалар.
Шулай ук фәнни-җитештерү киңәшмәсе йомгаклары буенча әңгәмәләр һәм фикер алышулар булачак.