Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә язгы кыр эшләренә әзерлек һәм Татарстан Республикасында хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.
Барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, 1 литр сөт исәбеннән чыгып, федераль һәм республика бюджетларыннан дәүләт ярдәме лимитлары турында сөйләде. Авыр елларда да терлекләр санын һәм продуктлылыкны саклап кала алган хуҗалыкларга дәүләт ярдәме берничә тапкыр артыграк булачак, диптөгәлләштерде ул.
Минераль ашламалар сатып алуга килгәндә исә, Марат Әхмәтов әйтүенчә, алар буенча билгеләнгән минималь чик -50 кг д.в./га. Бүгенге көндә Татарстан буенча хуҗалыкларда минераль ашламаларның уртача күләме 13,9 кг д.в./гатәшкил итә, бу 2014 елның шушы чорына караганда азрак. Районнар буенча сатып алынган минераль ашламаларкүләме буенча аерма зур, дип белдерде министр, кайбер хуҗалыкларда көзге игеннәрне ашлау өчен дә ашлама юк.
«Ашлама юк икән – уңыш та юк, - диде Марат Әхмәтов, муниципаль районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп. –Без нәрсәгә өмет итә алабыз?»
Чәчү кампаниясе өчен кирәкле 9 млрд. сум кредит ресурсларыннан бүгенгә 4 млрд. сумга 122 кредит алынган. Бу үткән ел белән чагыштырганда 3,7 млрд. сумга ким.
Марат Әхмәтов чәчү чорында ягулык-майлау материаллары (ЯММ) белән тәэмин итү мәсьәләсен дә кузгатты. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы әйтүенчә, лимитлар турында хуҗалыкларга җиткерелгән, нефть базалары белән шартнамәләр төзелгән. Хуҗалыклар ЯММ лимитлары өчен 25 мартка кадәр түләргә тиеш дип карар кылынды. Әмма кайбер районнар түләмәгән әле. Марат Әхмәтов районнар башлыкларына ЯММ буенча ташламалы бәяләр буенча үз лимитларын саклап калырга өндәде, югыйсә, лимитлар түли ала торган башка хуҗалыкларга биреләчәк, диде.
Рөстәм Миңнеханов та язгы чәчү чорында ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кушты.