Татар эшкуарларының көч-куәте турында Россиянең бөтен почмагында беләләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда узган татар авылларының IV Бөтенроссия җыенының пленар утырышында әйтте. Чара “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, «Россия татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшид Сәнҗапов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.
Холларның берсендә Татарстан агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов Нурлат, Балык Бистәсе, Зеленодольск һәм республиканың башка мунициципаль районнары фермерлары экспозициясе белән танышты. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән әңгәмә барышында Татарстан Президенты товарны уңышлы сатуда төргәкләү материалының мөһимлеген тагын бер кабат искә төшерде. Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучыларга сәламләү сүзендә Татарстан Президенты форум форматының бизнес-сектордагы кыен проблемаларны хәл итүгә этәргеч булачагына ышаныч белдерде. «Татар эшкуарларын, җаваплы һәм үз эшенә бирелгән кешеләр буларак, Россиянең барлык төбәкләрендә дә беләләр. Үз проектларыгызны үстереп, сез ватандашларыгызга да ярдәм итәргә онытмыйсыз: мәчетләр салдырасыз, авылларны төзекләндерүдә ярдәм итәсез», - диде Рөстәм Миңнеханов. Бүген, аның әйтүенчә, масштаблы глобализация процесслары авылларның киләчәген шик астына куя, димәк, татар милләтенең үзенчәлеген дә: телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен дә. Шуңа күрә кешеләрне авылда яшәтү мөмкинлекләрен табарга кирәк: уңайлы тормыш шартлары тудырырга һәм үзеңә юл салу өчен мөмкинлекләр табарга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. «Сез хәтта авылда да үзең яраткан һәм табыш китерә торган һөнәр табарга мөмкин булуга үрнәк күрсәтәсез. Уңышлар сезгә!», - диде ахырда Татарстан Президенты.
Форумда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, буочрашу Россиянең төрле төбәкләрендәге татар бизнесменнары белән аралашуны ныгытырга ярдәм итәчәк. Аннары ул кыскача гына республика агросәнәгать комплексы үсеше турында сөйләде. Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашучы аграрчыларга аерым рәхмәт белдерде. «Россия татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшид Сәнҗапов чыгышында Интернетта махсуслаштырылган сайт булдырырга тәкъдим итте, анда татар бизнесменнары мәгълүмат алмаша, авыл хуҗалыгы тармагындагы яңалыкларны карап бара алырлар һәм үзара килешүләр төзерләр иде, дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны хуплады һәм мондый проектны гамәлгә ашырып булыр, диде. Чара ахырында Рөстәм Миңнеханов алдынгы татар эшкуарларына һәм мәдәният хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу форумга Россиянең дистәләгән төбәгеннән 500дән артык кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре килгән. Быелгы җыенның төп максаты – импортны алмаштыруга, агротуризмны һәм авыл җирендә традицион тормыш рәвешен үстерүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.