Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россиядә фермер хуҗалыкларын үстерүгә юнәлдерелгән күрсәтмәләр пакетын имзалады. 2015 елда Татарстан Республикасына бу юнәлешкә федераль бюджеттан 55,8 млн. сум күләмендә субсидияләр бүленгән.
«Кече хуҗалык рәвешләренә ярдәм итү Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының локомотив проекты булып санала. Федераль бюджеттан дәүләт ярдәме - төбәк хакимиятләргә өстәмә импульс ул, алар үз территорияләрендә бу юнәлешне үстерүгә игътибар итәргә тиеш», - дип ассызыклады Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров.
Субсидияләр бүлү өч юнәлештә алып барыла: гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә; крестьян (фермер)хуҗалыкларын төзүгә һәм үстерүгә һәм яшь фермерларга эш башлау өчен бер мәртәбә ярдәм; авыл хуҗалыгыбилгеләнешендәге җирләрдән файдаланыла торган җир кишәрлекләрен милек итеп рәсмиләштергәндә тотыла торган чыгымнарны каплауга. Бу максатлар өчен төбәкләргә федераль бюджеттан җибәрелә торган субсидияләр күләме3,439 млрд. сум тәшкил итә.
Фермер хуҗалыкларына ярдәм итү 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.