Минзәләдә Кама аръягы зонасы авылларының ирләр командалары арасында волейбол буенча зона ярышлары узды

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

2015 елның 19 мартыннан 22 мартына кадәр Минзәләдә Татарстан Республикасы “Авыл яшьләре” IХ җәйге авыл спорт уеннары программасы буенча Кама аръягы зонасы авылларының ирләр командалары арасында волейбол буенча зона (II зона) ярышлары узды, алар 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына, Татарстан АССР төзелүнең 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгына багышланган иде. Ярышлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан үткәрелде.

Уеннарны ачу тантанасында Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Яковлевич Тихонов катнашты.

Ярышларда Татарстан Республикасының 15 районыннан командалар катнашты, болар - Азнакай, Лениногорск, Актаныш, Менделеевск, Алексеевск, Минзәлә, Әлки, Түбән Кама, Әлмәт, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Сарман, Алабуга,Спас һәм Зәй районнарыКатнашучы спортчыларның саны 150гә якын иде.

Уздырылган зона ярышлары йомгаклары буенча “Авыл яшьләре” IХ җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышларына түбәндәгеләр кертелде:

җиңүчеләр - I зона районнары (1-5 урыннар): Буа, КукмараСабаБалтач, Мамадыш, соңгысы – “Авыл яшьләре” спорт уеннарының финал ярышларын уздыру хуҗасы хокукында;

II зона җиңүчеләре (1-5 урыннар): Алексеевск, Минзәлә, Сарман, ӘлкиЯңа Чишмә.

Татарстан Республикасы “Авыл яшьләре” IХ җәйге авыл спорт уеннары программасы буенча Кама аръягызонасының (II зона) хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар 2015 елның 16-19 апрелендә Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International