Министрлык сөт терлеге өчен энергиягә бай һәм югары протеинлы азык әзерләргә тәкъдим итә

2015 елның 24 марты, сишәмбе

Кичә Арча муниципаль районында«Кырлай” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә «Энергиягә бай һәм югары протеинлы азык – хайваннарны сыйфатлы тукландыруның нигезе» темасына семинар узды, анда министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Тәлгать Таһирҗанов катнашты. Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмаларының һәм агрохолдингларының 100дән артык җитәкчесе катнашты.

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашучыларны сәламләп, аларга семинарда нәтиҗәле эшләүләрен теләде.

Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов үз нотыгында сөт терлекчелегенең торышына чагыштырма анализ ясады, бу тармак буенча Россиянең башка алдынгы төбәкләреннән белешмәләр китерде. Ул, Татарстан Республикасы сөт җитештерү буенча лидерлардан санала, әмма терлекләрнең продуктлылыгын арттыру буенча шактый эшләргә кирәк әле, дип билгеләп үтте. 2014 елда Ленинград өлкәсендә бер сыердан уртача савым 7 820 кг тәшкил иткән, Карелия Республикасында - 6 897 кг, күрше төбәкләрдә: Киров өлкәсендә, Марий Эл Республикасында һәм Ульяновскөлкәсендә - 6549, 5879 һәм 4975 кг. Татарстан Республикасы буенча узган ел күрсәткече 4 853 кг иде. НәҗипХаҗипов нәселле хуҗалыклардагы сыерларның продуктлылыгын ассызыклап китте, мәсәлән, Ленинград өлкәсенең«Рабитицы» нәсел заводы” ЯАҖдә ул 11 406 кг тәшкил иткәнТатарстан Республикасыннан иң яхшы хуҗалыклар -«Азык-төлек программасы» АПК” ҖЧҖ - бер сыердан уртача савым 9 506 кг тәшкил итә. Ул шулай ук хайваннарның генетик потенциалын гамәлгә ашыру резервларына аерым тукталды. «Сыерлар рационында эшкәртелә торган протеин 97 мең тонна җитми, шуның аркасында ел саен 300 мең тоннадан артык сөт алынмыйча кала. Без 1,5 – 2 ел эчендә сыерларның продуктлылыгын 1000 кг.га кадәр күтәрә алабыз. Резервлар гади, һәм, иң мөһиме, һәркем моны эшли ала», - дип, нәтиҗә ясады министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов. Ул агрономнарны һәм инженерларны республика терлекләрен үзебезнең энергиягә бай һәм югары протеинлы сыйфатлы азык белән тәэмин итәргә өндәде.

«Сервис-Агро» ҖЧҖнең генераль директоры Габделхәй Кәримов хуҗалык шартларында югары протеинлы культуралар үстерү һәм кукуруз, рапс һәм рыжик бөртекләреннән энергиягә бай азык җитештерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ДФУнең терлекчелек буенча фәнни-техник үзәге җитәкчесе Шамил Шакиров «Сөт терлекләрен югары протеинлы азык белән тукландыруның технологиясе»темасына нотык белән чыгыш ясады.

Аннары министр урынбасары Илдус Габдрахманов киңәшмәдә катнашучыларны майлы культуралар һәм кукуруз җитештерүнең төп ысуллары белән таныштырды. Министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашучыларга биоягулык җитештерү технологиясе һәм аны азыкның сыйфатын яхшыртуда куллану турында сөйләде.

Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше идарәсе башлыгы Илдус Закировның чыгышы белән тәмамланды, ул 2014 елда нәсел хуҗалыкларының эшенә йомгак ясады.

Семинар-киңәшмәнең гамәли өлешендә катнашучылар «Кырлай” агрофирмасы” ҖЧҖнең майлы орлыклар сыгынтысы (жмых) һәм туклыклы азык җитештерү участогы белән таныштылар.

Семинар азагында Нәҗип Хаҗипов хуҗалыкларга “Кырлай” агрофирмасының терлекләрне сыйфатлы азык белән тукландыру буенча эш тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте һәм һәр хуҗалыкта бер баш эре мөгезле терлеккә 0,5 га исәбеннән рапс, рыжик, кукуруз чәчүне тәэмин итү бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International