20 - 22 мартта Казанда татар авыллары вәкилләренең IV Бөтенроссия җыены узачак. Җыен кысаларында төрле чаралар оештырыла.
20 мартта 19:00 сәгатьтә К.Тинчурин ис. драма һәм комедия театрында - «Авыл кызы» IIБөтенроссия конкурсы филиалы.
21 мартта 08:30 сәгатьтә «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы (ГТРК) бинасында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмәдә катнашучылар арасында түбәндәге предприятиеләр булачак: Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районыннан «Тимошкины Деревяшки» ҖЧҖ һәм «Кладиво 3Д» ҖЧҖ, Теләче муниципаль районыннан «ЗәкиҗановР.Р.» ИП, Нурлат муниципаль районыннан «Восток» СпоК, Актаныш муниципаль районыннан «Хафаева Р.И.» КФХ, Зеленодольск муниципаль районыннан «Идиятуллина С.И.» КФХ, Балык Бистәсе муниципаль районыннан«ЭКО-ФЕРМЕР» СПОК, «Залесный» агрофирмасы” ҖЧҖ, «Мингалеев И.Н.» КФХ һәм «Бариев Р.Г.» ИП, Арча муниципаль районыннан «Хәлилова М.М.» КФХ, Кукмара муниципаль районыннан «Бозкурт» ҖЧҖ һәм «Бариева Т.Г.» КФХ, Теләче муниципаль районыннан «Сандал» ҖЧҖ һәм «Ибраһимова И.Ю.» КФХ, Саба муниципаль районыннан «Гарипов М.Г.» ИП, Биектау муниципаль районыннан «Бакалейщик» ҖЧҖ, «Завод ПакТайм» һәм«Заһидуллин Ф.Ш.» ИП, Икмәк Студиясе «Бабушкин Фартукъ» (Татарстан), Биектау муниципаль районыннан«Биектау» ҖЧҖ, Балык Бистәсе муниципаль районыннан «Тимриев А.Г.» ИП, «Нәбиуллин Ф.М.» ИП, «Сөләйманов» ИП (Татарстан), «Актирмән» ҖЧҖ (Башкортстан), «Добро мясо» ҖЧҖ, «Баяр» ҖЧҖ (Татарстан), «Юсупов Р.М.» ИП (Башкортостан).
Шимбә көнне, 21 мартта, 11:00 сәгатьтә «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы бинасында (ГТРК) —пленар утырышның I өлеше, 14:30 сәгатьтә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә (НКЦ) пленар утырышның II өлеше узачак.
22 мартта Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында авыл эшкуарларының эш тәҗрибәсе белән танышу булачак.