2015 елның 19 мартыннан 22 мартына кадәр Минзәләдә Татарстан Республикасы “Авыл яшьләре” IХ җәйге авыл спорт уеннары программасы буенча Кама аръягы зонасы авылларының ирләр командалары арасында волейбол буенча зона (II зона) ярышлары узды, алар 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына, Татарстан АССР төзелүнең 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгына багышланган иде.
Татар эшкуарларының көч-куәтетурында Россиянең бөтен почмагында беләләр.Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда узган татар авылларының IV Бөтенроссия җыенының пленар утырышында әйтте. Чара “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, «Россия татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшид Сәнҗапов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә язгы кыр эшләренә әзерлек һәм Татарстан Республикасында хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.