Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында дәүләт конюшнялары җитәкчеләре белән киңәшмә узды

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Чарада министр урынбасары Нәҗип ХаҗиповТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлыклары, белгечләре, шулай ук республика дәүләт конюшяларының җитәкчеләре һәм бухгалтерлары катнашты.

Киңәшмә башында Николай Титов Буа, Минзәлә, Чистай муниципаль районнарындагы дәүләт конюшняларында барлыкка килгән финанс хәле турында мәгълүмат бирде. Ул шулай ук хезмәт күрсәтелә торган зоналарда атларның нәсел сыйфатларын яхшыртырга кирәклегенә басым ясады.

Аудит һәм коррупциягә каршы эшләр бүлеге башлыгы Рәсил Гыйләҗев дәүләт конюшняларын тикшерү пәтиҗәләре турында сөйләде.

Нәҗип Хаҗипов дәүләт конюшнялары күрсәткечләренә тукталды, 100 атка исәпләгәндә, колыннарның шактый аз булуына игътибар бирде. Шуңа бәйле рәвештә ул, комииссия төзеп, дәүләт конюшняларына аудит уздырырга тәкъдим итте. Киңәшмә барышында министр урынбасары Гиниятуллин КФХсын һәм “Актай” агрофирмасын мисалга китерде, алар дәүләт ярдәменнән башка да күп еллар буе ат спорты өлкәсендәге бизнесны уңышлы алып баралар, ипподромнарда һәм район сабантуйларындагы турнирларда актив катнашалар.

Киңәшмә ахырында Николай Титов дәүләт конюшняларын үстерүнең перспектив планын эшләргә кушты һәм«атлар белән шөгыльләнү уңыш китерә торган зур хезмәт ул, акча китерерлек итеп эшләргә кирәк,” диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International