Казанда зоотехния һәм ветеринария медицинасының актуаль мәсьәләләре буенча халыкара фәнни конференция узачак

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

«Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринарияидарәсе белән берлектә «Зоотехния һәм ветеринария медицинасының актуаль мәсьәләләретәҗрибә,проблемалар һәм аларны хәл итү юллары» темасына халыкара фәнни конференция уздырачак.

Халыкара фәнни конференциянең төп юнәлешләре:  терлек азыгы җитештерү, азык технологиясе һәм авыл хуҗалыгы терлекләрен тукландыру, терлекчелек продукциясен җитештерү, терлекчелектә  генетика һәм нәсел эше, кошчылыкны үстерүдә инновацион юнәлешләр, бүгенге шартларда югары һөнәри белем бирү проблемалары, агросәнәгать комплексында мәгълүмати технологияләр һ.б.

Конференциядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм, ректор «Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе  ректоры Галимҗан Кәбиров катнашаНотыклар белән Татарстан Республикасының тиешле министрлыклары һәм ведомстволарының җаваплы хезмәткәрләре, федераль университетларның ректорлары, Россия Фәннәр академиясенең һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең академиклары, галимнәр, Идел буефедераль округы АПК белгечләре чыгышлар ясаячаклар.

Конференция 2015 елның 27 - 29 маенда түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Себер тракты,  35,Академиянең актлар залы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International