Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, республика кырларында сабан чәчүе 1583,1 мең га мщйданда башкарылган, бу планнан 92% тәшкил итә. 2014 елда бу көнгә чәчү 1649 мең га җирдә башкарылган иде.
Кайбыч муниципаль районы игенчеләре 15,7 мең га мәйданда бөртекле сабан культураларын чәчүне төгәлләделәр, шулардан 9,1 мең га – бодай, 3,7 мең га - арпа, 2,4 мең га – борчак. Актаныш муниципаль районы игенчеләре бөртекле сабан культураларын 33,4 мең га җирдә чәчтеләр, шулардан 15 мең га – бодай, 11 мең га – арпа, 3,2 мең га – борчак.
Шикәр чөгендерен чәчү төгәлләнде диярлек, бу культура 57,0 мең га мәйданда чәчелгән.
Районнар хезмәтчәннәре бәрәңге утыртуны дәвам итәләр – ул 3,6 мең га (39%) мәйданда утыртылган. Кукуруз 148,6 мең га мәйданда чәчелгән. Рапс 43,7 мең га мәйданда чәчелгән. Бөртекле сабан культуралары1033,4 мең га (96%) исәпләнә, шул исәптән бодай - 456,2 мең га (96%).
Районнарда чәчүлекләрне чүп үләннәренә, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү эшләре бара. Чүп үләннәренә каршы эшкәртү 195,7 мең мең га җирдә башкарылган, корткычларга һәм авыруларга каршы 65,5 мең га җир эшкәртелгән.
Игеннәр тишелеп чыкканчы тырмаланган җирләр 134,4 мең га тәшкил итә, ә тишелеп чыкканнарын тырмалау 44,6 мең га мәйданда башкарылган.