Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Россия Федерациясендә Словениянең Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Примож Шелиго белән очрашты.
Очрашу Казанда Игенчеләр сараенда узды. Анда шулай ук Татарстан ягыннан министрның беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Ришат Хәбипов, Марат Җәббаров, «РАЦИН» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов һәм башкалар катнашты, ә Словения ягыннан – Россия Федерациясендә Словения Республикасы илчелегенең икътисадый киңәшчесе Наталья Момот, «Дуол» ҖЧҖ компаниясе директоры Душан Олай, «Элан Инвеста» компаниясенең Россия Федерациясендә һәм БДБда сәүдә буенча директоры Сильвестер Шток, шулай ук «Искротел» ҖЧҖ УРФОда сәүдә буенча директорыЮрий Чернышев катнашты.
Очрашу барышында Марат Әхмәтов катнашучыларга республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендәге мөмкинлекләр, язгы кыр эшләренең барышы, терлекчелек һәм сөт продукциясен җитештерүнең торышы, яшелчә куль тураларын җитештерүнең һәм саклауның торышы турында сөйләде. Ул шулай ук Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы юнәлешендә төрле илләр белән актив хезмәттәшлек итүе турында билгеләп узды. Примож Шелиго да очрашуда катнашучыларга Словения территориясендә авыл хуҗалыгының торышы турында мәгълүмат бирде. Аннары яклар киләчәктә икеяклы хезмәттәшлек итү һәм Татарстан Республикасының һәм Словениянең авыл хуҗалыгы буенча эшче төркем төзү турында фикер алыштылар.
Казанда бүген узган очрашу республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм АПК өлкәсендә чит ил партнерлары белән эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салуга ярдәм итәчәк дип бәяләнде.