Татарстанда сөт терлекчелеге өлкәсендә “Сөтчелек фермасында тукландыруга идарә итү” темасына укулар узачак

2015 елның 19 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге «Молочной Бизнес Академией» сөт җитештерүне үстерү буенча коммерциягә карамаган автоном оешма белән берлектә, «Россиядә  Danone компанияләре төркемнәре» ярдәмендә сөт терлекчелеге өлкәсендә укулар уздыру турында хәбәр итә. “Сөтчелек фермасында тукландыруга идарә итү” тренингы зоотехниклар, фермалар мөдирләре, сөтчелек-товар фермалары бригадирлары, яшь белгечләр һәм теләк белдерүче башка затлар өчен оештырыла.

Укулар 2015 елның 27 29 маенда булачак. Теоретик дәресләр: Татарстан Республикасы, Зеленодольскрайоны, Мизиново авылы, «Свияга» шәһәр чите клубында узачак, тору урыны да шунда ук була. Практик дәресләр: Татарстан Республикасы, Зеленодольск районы, Мизиново авылы, «Авангард» АОда булачак.

Әлеге семинардагы укулар продукт бирә торган терлекләрне һәм яшь терлекләрне тукландыру технологиясен яхшыртуга ярдәм итәчәк, аерым алганда:

•        фермада рациональ тукландыруны оештыру һәм терлекләр ашатуны контрольдә тоту буенча практик белемнәрне һәм күнекмәләрне ныгытырга;

•      терлекләрне аларның физиологик торышына бәйле рәвештә   ашату мәсьәләсендә күбрәк белергә;

•        рационны исәпләгәндә Европа нормаларын һәм принципларын, шулай ук югары сыйфатлы азык үстерү ролен, төп азыкларда протеин һәм энергия дәрәҗәсенә тәэсир итү ысулларын аңларга;

•        силосның һәм рационга кертелгән башка төп азыкларның, катнаш азыкның сыйфатын билгеләргә, азыкларның эшкәртелү һәм үзләштерү дәрәҗәсен билгеләргә өйрәнергә;

•    яшь терлекләрне үстерү чорларын һәм аларны үстерүнең аерым чорына туры килә торган төп күрсәткечләрне билгеләргә, әлеге хуҗалык үрнәгендә терлекләр үстерүнең системалары һәм схемалары аудитын йөрәнергә.

Алган белемнәрне һәм күнекмәләрне практикада куллану сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм төп рационның бәясен киметергә ярдәм итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International