2015 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында КФХны үстерүгә грант бирү һәм яшь фермерның көнкүреш ихтыяҗларына бер мәртәбә ярдәм бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды. Комиссиягә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов җитәкли.
Утырышта 77 дәгъва белдерүчедән 40тан артык бизнес-проект каралды. Комиссия карамагына яшьфермерлардан түбәндәге проектлар тапшырылды: сөт терлекчелеген үстерү буенча – 40, эре мөгезле терлекләрне симертү буенча – 10, сарыклар үрчетү буенча – 7, ат үрчетү һәм кошчылык буенча – 5әр, яшелчә һәм бәрәңге үстерү буенча – 12, җиләк-җимеш үстерү буенча – 5.
25 майда конкурс комиссиясе үз утырышында конкурс буенча сайлап алуга кертелгән мөрәҗәгатьитүчеләрнең проектларын карауны дәвам итә.