Казанда икътисадый санкцияләр һәм импортны алыштыру шартларында АПКны үстерү мәсьәләләре буенча халыкара фәнни-җитештерү конференциясе узачак

2015 елның 22 мае, җомга

Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә “Икътисадый санкцияләр һәм импортны алыштыру шартларында аграр секторны үстерү проблемалары: стратегия һәм тактика мәсьәләләре” темасына халыкара фәнни-җитештерү конференциясен уздыра.

Конференция 2015 елның 25 – 27 маенда узачак.

Конференция 25 майда 10.00 сәгатьтә башлана.

Катнашучылар 2015 елның  23 – 24 маенда киләләр.

Форумда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының тиешле министрлыклары һәм ведомстволарының җаваплы хезмәткәрләре, федераль  университетларның  ректорларыРоссия Фәннәр академиясенең һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең академиклары, галимнәр, Идел буефедераль округы АПК белгечләре катнашачак һәм чыгышлар ясаячаклар.

Конференция эшендә Белоруссиядән, Украинадан, Казахстаннан, шулай ук Мәскәүдән һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән галимнәр һәм белгечләр фәнни нотыклар белән чыгышлар ясаячаклар.Кунаклар 25 төбәктән 60лап булыр дип көтелә.

Институт коллективы форумда катнашучылар өчен истәлекле урыннар буенча экскурсия оештырачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International