Татарстан югары сортлы азык-төлек ашлыгына үз ихтыяҗларын канәгатьләндерергә ниятли

2015 елның 22 мае, җомга

Татарстан Республикасы үз алдына югары сортлы азык-төлек ашлыгына үз ихтыяҗларын канәгатьләндерергә, дигән бурыч куя, ә якын киләчәктә аны чит илләргә чыгарырга да уйлыйРеспублика шартларында  3 нче  класслы ашлык җитештерергә мөмкин, әмма моның өчен уңыш алу процессына идарә итә белергә кирәк, дип саныйлар белгечләр.

Бүген мул уңыш алу өчен генә түгел, ә аның сыйфатын яхшырту өчен дә игенчеләрнең бөтен мөмкинлекләре бар.  Моның өчен зур җаваплылык Татарстан агрономнары, игенчеләре җилкәсенә төшә, алар бу мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалана белергә тиеш.

Быелгы язгы һава шартлары авыл хезмәтчәннәрен әлегә сөендерә, бу узган еллардагы корылыкка бәйле кыенлыкларны җиңеп чыгарга өмет тудыра. Әмма мондый һава шартлары авыл хуҗалыгы үсемлекләре өчен генә түгел, ә төрле чүп үләннәре, һәртөрле яфрак һәм башак авырулары өчен дә бик уңайлы.

Яңгырлар артык ешка китсә, көзге культуралар чәчүлекләрендә ончыл чык (мучнистая роса) кебек явыз авыру барлыккка килергә мөмкин. Бу очракта нишләргә соң дигән сорау туа. Җавап гади бу елның үзенчәлекләрен исәпкә алып, культуралы үсемлекләрне яклау тактикасын эшләргә кирәк.

 Алдагы чорга гербицидлар белән бергә, үсемлекне тамырдан гына түгел, ә өстән – яфрактан ашламалауны тәкъдим итәргә кирәк. Республикада яфрактан ашламалауның төрле схемаларын эшләтеп карадылар. Моның өчен азот ашламалары (карбамид), стресска каршы препаратлар һәм үсеш регуляторлары (Циркон, Альбитһ.б.), микроашламалар (Нутривант һ.б.), биоашламалар (Биосил һ.б.кулланылды. Препаратларның бәясе уртача гектарга 500 сумга төшә.

Мондый принцип буенча Татарстанда күп хуҗалыклар эшли. Моның ачык мисалы Минзәлә муниципаль районының «Минзәлә таңнары» агрофирмасы. Оптималь срокларда чәчелгән 9,5 мең га мәйданда көзге культуралар яхшы кышлады. Яз көне чәчүлекләрне тырмаладылар, чүп үләннәренә һәм авыруларга каршы эшкәрттеләр, шул ук вакытта үсеш стимуляторлары һәм карбамид керттеләрБолар барысы бергә уңай нәтиҗә бирергә тиеш, дип ышанып торалар хуҗалыкта. Тиешле агротехник чараларны вакытында башкарганда, заманча технологияләрдән тиешенчә файдаланганда гына мул уңыш алуга һәм аның сыйфатын яхшыртуга өмет итәргә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International