Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев кушуы буенча “Авыл хуҗалыгын үстерү турында” Федераль законга үзгәрешләр эшләнде, ул үзгәрешләр белән субсидияләнә торган кредитлар буенча процентлар түләү тәртибен камилләштерү карала.
«Закон проектын кабул итү дәүләт ярдәмен алу өчен документлар җыйганда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә эшне җиңеләйтә, бу исә урта һәм кече бизнесны ташламалы кредитлауны арттырачак. Шулай ук аграрчыларга дәүләт ярдәме күрсәтү срокларын оптимальләштерәчәк. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә акчаларны февральдә үк бирергә – без үзебезнең алга шундый бурыч куябыз», – диде Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев.
Бүген исә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе кредит буенча процентларны тулысынча үз акчаларыннан түли, шуны түләгәннән соң гына ул аларны субсидия рәвешендә кире кайтара. Закон проектында аванслау инструменты карала: субсидияләр башта килә һәм фермер, үзенең әйләнештәге акчаларын әрәм итмичә, аларны файдалы эшкә тота ала (ул процент ставкасының субсидияләнә торган өлешен генә түли).
Шуңа бәйле рәвештә, закон проектында, АПК кредитлары буенча процентлар түләүгә чыгымнар өлешен каплау өчен акчалар авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесенең гаризасы нигезендә банкларга - төбәк кредит оешмасының корреспондент счетына турыдан-туры җибәреләчәк, дип каралган.
Әлеге үзгәрешләр заемщиклардагы “касса өзеклеге” проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирә, ә АПКларны кредитлаучы банкларның территориаль бүлекчәләренә федераль бюджеттан алына торган акчаларны агымдагы финанс-икътисадый вәзгыять шартларында нәтиҗәлерәк планлаштырырга ярдәм итәчәк.
Дәүләт ярдәме акчаларын аванслау авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә аларның әйләнештәге акчаларын тиешле проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтергә, шулай ук мондый проектларның финанс тотрыклылыгын арттыруга ярдәм итәчәк.
Закон проектында шулай ук АПК кредитлары буенча процентлар түләүгә чыгымнар өлешен каплау Россия Банкының төп ставкасын кулланып хәл ителәчәге дә билгеләнә.
Гамәлдәге норматив хокукый базаны камилләштерү федераль бюджет акчаларын нәтиҗәлерәк планлаштыруга һәм чыгымнарны администраторлауга ярдәм итәчәк, федераль бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалануны тизләтәчәк, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен тотрыклы җитештерүче милекчеләргә ярдәм итәчәк.
Закон проекты якын арада федераль башкарма хакимият органнарына килештерү өчен җибәреләчәк.