Министрлыкта республика АПКында һөнәр берлеге хәрәкәтен үстерү проблемалары буенча фикер алыштылар

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Кичә, 29 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында РФ һәм ТР һөнәр берлекләренең юбилей даталарын бәйрәм итү кысаларында Фәридә Гарифуллина рәислегендә «АПКда һөнәр берлеге хәрәкәтен үстерүнең актуаль проблемалары» темасына түгәрәк өстәл узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Алмаз Кәшапов, Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе аппараты җитәкчесе Николай Борознов, Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясенең социаль партнерлык бүлеге әйдәүче белгече Анастасия Ерохина, районнар һәм башлангыч һөнәр берлекләре оешмалары рәисләре һәм башкалар катнашты.

Әңгәмәне һөнәр берлегенең тармак комитеты рәисе ачты. Ул үз чыгышында АПКның һәр хезмәткәренә кагылышлы актуаль проблемаларга – хезмәт хакыннан алып (бүген ул тармак буенча уртача 13-15 мең тәшкил итә) авылда яшь белгечләрне калдыруга кадәр кагылды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның чыгышларында ягулык-майлау материалларына бәяләр диспаритеты (тигезсезлек), медицина тикшерүләре, авыл хезмәтчәннәрен савыктыру, квалификацияле белгечләр әзерләү, торак һәм шифаханәгә юлламалар белән тәэмин итү, инвесторлар белән үзара хезмәттәшлек, агрохолдингларда башлангыч һөнәр берлекләре оешмаларын торгызу һәм булдыру, сөткә сатып алу бәяләрен күтәрү һәм аларны дәүләт тарафыннан тикшереп тору мәсьәләләре күтәрелде. Һөнәр берлекләре вәкилләрен «Хезмәт ветераны» исемен бирү шартларын гадиләштерү мәсьәләсе дә борчый, алар фикеренчә, тармакта 30 елдан артык эшләгән хезмәткәргә, Мактау грамоталарыннан һәм бүләкләрдән тыш, һичшиксез, «Хезмәт ветераны» исеме дә бирелергә тиеш. Форсаттан файдаланып, алар, күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итүдә депутның ярдәм итүен сорап, депутат гарызнәмәсе юлладылар һәм аларны хөкүмәт дәрәҗәсендә каралуга куюны үтенделәр.

Пенсия реформасы турындагы мәсьәлә белән һөнәр берлекләре вәкилләре алдында Анастасия Ерохина чыгыш ясады. Ул, «Россия Федерациясе Пенсия фондының ТР бүлекчәсе» ДИ (ГУ) белешмәләре буенча республикада 1 сентябрьгә пенсиянең уртача күләме республика буенча уртача дәрәҗәдән (11575 сум) артыграк булган бер муниципаль район да юк, дип билгеләп үтте.

Актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышканнан соң, һөнәр берлекләре стипендияләре бирелде һәм һөнәр берлекләре активларын бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International