Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республикада мини-агросәнәгать шәһәрен оештыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә «Агроинополис» проекты буенча фикер алыштылар.

Чарада министр урынбасарлары Николай Титов, Марат Җәббаров, Илдус Габдрахманов, Ришат Хәбипов,Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм «Агроинополис» проекты авторы Александр Лосев катнашты.

Проектның төп идеясе агробизнес өчен, кешеләргә эшләү һәм яшәү өчен шартлар булган мини-агросәнәгать шәһәрен төзү. Проект өчен кирәкле мәйдан 10 мең га тәшкил итә (5 мең гектарында мини-шәһәр үзе урнашачак, калганын көтүлекләр һәм чәчү кырлары билиячәк). Әлеге җитештерү мәйданчыгына иреклеикътисадый зона статусы биреләчәк, дип күздә тотыла. Әлеге проект ярдәмендә шәһәрнең һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү, авыл хуҗалыгы тармагында эшләрнең дәрәҗәсен күтәрү, шул җитештерүдә үк булачак белгечләрне, укучыларны укыту һәм профильле уку йортларын тәмамлап чыгучыларның квалификацияләрен күтәрү бурычлары гамәлгә ашырылачак.

Икътисадый кластер 11 сектордан торачак дип планлаштырыла: авыл хуҗалыгы, энергетика, җитештерү, торак, административ-социальмәгариффәнни-тикшеренү, табигатьне саклау, транспорт, иминлекне тәэмин итү секторы һәм ирекле сектор (кластерларны киңәйтү өчен резерв секторы).

Авыл хуҗалыгы секторы терлек көтүлекләрен, бөртекле һәм май культуралары кырларын, азык культуралары кырларын, теплица комплексларынтерлекчелек өчен заманча органик фермаларны, авыл хуҗалыгы техникасын саклау һәм аңа хезмәт күрсәтү ангарларын, мобиль сугару системаларын үз эченә ала. Җитештерүсекторында балыкчылык комплексы, сөт комбинаты, ит комбинаты, кошчылык фабрикасы, теплица комплекслары һәм башкалар урнаштырыла. Мини-шәһәрне төзү өчен Татарстанның стратегик һәм өстенлек бирелә торган районнары буларак Чүпрәле, Азнакай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International