Аксубай муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлекләр өчен азык әзерләүне дәвам итәләр

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Аксубай муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә силос запасы һәркөнне 900 тоннага арта.

Азыкның бу төре терлекләргә кыш буена җитсен өчен 67,5 мең тоннадан артык силос әзерләргә кирәк. Бүгенге көнгә 50 мең тоннадан артык әзерләнгән.

«Аксубай» АФ» ҖЧҖ механизаторлары силос запасын планга карата 103 процент әзерләгәннәр. «Сөт иле» - «Аксу» ҖЧҖ, «Аксу Агро» ҖЧҖ, «Сөлчә» ҖЧҖләренең азык әзерләү звенолары да оешкан рәвештә һәм нәтиҗәле эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International