Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды.
Чарада министр урынбасарлары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы структур бүлекчәләренең һәм аның карамагындагы предприятиеләрнең җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында Марат Әхмәтов 2015 елның 26 сентябрендә моннан 95 ел элек Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оешуы турында билгеләп үтте.
Чарада катнашучылар Министрлык тарихы турында фильм карадылар, ул сугышка кадәрге, сугыш чорын һәм сугыштан соңгы елларны үз эченә алган фильм иде.
Вакыйгалар 1920-1921 елларда ук башлана, бу - икътисадый кризисның иң чигенә җиткән чоры. Ул чорда игенчелектәге төп эш кораллары – сука, сабан, чалгы һәм урак була.
1920 елның 27 маенда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оеша, ә 1920 елның 26сентябрендә Игенчелек буенча халык комиссариаты төзелә. Игенчелек буенча беренче халык комиссары булып Юныс Вәлидов билгеләнеп куела.
1946 елда Игенчелек буенча халык комиссариаты Авыл хуҗалыгы министрлыгы итеп үзгәртелә.
Республика һәм Россия авыл хуҗалыгының тарихы гади генә түгел. Бөтен ил буенча авыл хуҗалыгын коллективизацияләү, беренче машина-трактор станцияләрен төзү, сугыш еллары һәм сугыштан соңгы җимереклекне торгызу, беренче интеграцияләнгән хуҗалыклар, агрофирмалар төзү һәм башка бик күп вакыйгаларны эченэ ала ул еллар.
Бүген Татарстанның агросәнәгать комплексы Россия Федерациясендә иң алга киткәннәрнең берсе.
«Бу авыр елларда республика һәм Россия халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү халык җилкәсендә була. Болар – үз-үзләрен аямыйча, фидакарьләрчә эшләгән кешеләр, аларның техникасы да, эш коралы да җитәрлек булмый, әмма булган бөтен көчләрен куеп, барысын да тиешенчә эшләгәннәр», - дип, Марат Әхмәтов, фильмны караганнан соң үз фикерләре белән бүлеште.