Бүген Министрлыкта төрле елларда авыл хуҗалыгы тармагын үстерү юнәлешендә эшләгән ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.
Чараны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов ачты.
«Без сезнең авыл хуҗалыгы тармагын үстерү юнәлешендә башкарган эшләрегезне югары бәялибез. Сез – безнең өчен аяклы тарих, аның белән без горурланабыз! Сезнең олы киңәшләрегез, бай тормыш тәҗрибәгез бүгенге көндә тармак үсешенә зур этәргеч бирә, без сезгә моның өчен чиксез рәхмәтле», - дигән сүзләр белән ветераннарны котлады министрның беренче урынбасары.
Аннары ул кунакларга республика авыл хуҗалыгы музеен төзү буенча эш алып барылуы турында сөйләде, аларга белешмәләр һәм экспонатлар эзләп табуда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Николай Титов ветераннарга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм хәерле озын гомер теләде. «Якыннарыгызның һәм туганнарыгызның җылысын тоеп, озын-озак бәхетле гомер итегез!» - дигән сүзләр белән үзенең чыгышын тәмамлады.
Аннары кунакларны Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының һөнәр берлеге комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина котлады.
Ул ветераннарга аларның яшь буынга үрнәк булырдай фидакарь хезмәтләре рәхмәт белдерде, аларга нык сәламәтлек, актив озын гомер, тынычлык һәм иминлек теләде.
Ветераннар чәй өстәле янында үзләренең хезмәт елларын, истәлекле вакыйгаларны искә төшерделәр һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә даими ярдәм күрсәтеп торгннары өчен рәхмәт белдерделәр.
Очрашу барышында Министрлыкның сугышка кадәрге, сугыш һәм сугыштан соңгы елларындагы тарихы турында фильм күрсәттеләр.