30 сентябрьдә Мамадыш муниципаль районы «Берсут» ҖЧҖнең җәнлекчелек хуҗалыгы базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында семинар-киңәшмә узды.
Очрашуның максаты - кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү тармагын үстерү өчен тәҗрибә алмашу.
«Берсут» ҖЧҖ, Биектау муниципаль районы «Бөреле» ЯАҖ, Лаеш муниципаль районы «Матюшино» ҖЧҖ, Питрәч муниципаль районы «Кощаковский» АХП ҖЧҖ хуҗалыкларында җәнлекләрне сую чоры башланды. Һәркөнне сую пунктларында хезмәткәрләр төрле төстәге һәм мехлы 4 меңнән артык чәшке тиресен эшкәртәләр. Аларны төсе, мең астының куелыгы, йоннарының катылыгы, шомалыгы буенча сортларга аералар. Татарстанның җәнлекчелек продукциясе (мех чималы) Россия базарының мех әйберләре өчен генә кулланылмый, ә экспортка да чыгарыла.
«Берсут» ҖЧҖ җитәкчесе Николай Кирилов чарада катнашучыларны җитештерү белән таныштырды: ул эрерәк һәм сыйфатлырак мехлы җәнлекләр үстерү өчен булыша торган азык әзерләү һәм аны саклау; төрле төрдәге җәнлекләр үрчетү үзенчәлекләре турында сөйләде. Бу хуҗалык 4 типтагы – кыска мехлы кара, соры-зәңгәрсу һәм ак төстәге чәшкеләр кайтарган. Белгечләр шуай ук мех эшкәртү технологиясе белән дә таныштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге секторы мөдире Ренат Хисамов республиканың кош ите һәм дуңгыз ите җитештерүчеләреннән калдыклар алу, үзара файдалы шартларда уртак цехлар төзүнең зарурлыгы һәм кешеләргә ашау өчен яраклы булмаган, әмма кыйммәтле мехлы җәнлекләр өчен мөһим азык булып санала торган җитештерү калдыкларын туңдыру зарурлыгы турында сөйләде.
Семинар барышында кыйммәтле мехларны сату, нәселе яшь җәнлекләр үрчетү һәм чәшкеләр авыруларын профилактикалау мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.