Бүгенге көнгә Чирмешән муниципаль районының «Чирмешән-Агро» ҖЧҖ кырларында 436 га мәйданда 13 мең тонна шикәр чөгендере җыелган. «Зәй шикәре» ААҖенә 11 мең тонна шикәр чөгендере җибәрелгән.
Хуҗалык җитәкчесе Илшат Гузаеров сүзләренә караганда, шикәр чөгендере берничә кырдан алынган. Самара өлкәсе Салейкино авылы ягындагы кишәрлектән уңыш җыелып беткән һәм шикәр заводына озатылган. Уртача уңыш 300 ц/га тәшкил итә.
Хәзер башка кишәрлектә ике чөгендер җыю комбайны эшли.
«Эш тәүлек буена ике сменада оештырылган. Кадрлар белән проблема юк. Барысы да тәҗрибәле хезмәткәрләр, механизаторлар бу техникада берничә ел эшлиләр инде. Комбайнчылар Айрат Хөсәенов, Ренат Вәгыйзов, Илдар Абдуллин, Александр Беззубов тәүлеккә уртача 40 гектар чөгендер чыгаралар. Фәнил Дәүләтшин берничә минут эчендә чираттагы машинаны тутырып та ала», - дип сөйләде Илшат Гузаеров.