29 сентябрьгә республикада 8,6 мең га җирдән 202,2 мең тонна бәрәңге чыгарылган. Уртача уңыш бер гектардан 236 центнер тәшкил итә.
Татарстанның аерым муниципаль районнары бәрәңге җыюны тәмамладылар инде. Шулар арасында: Кукмара, Лаеш, Нурлат, Минзәлә, Саба, Питрәч, Әлмәт һәм Теләче районнары.
Татарстан кырларында 29,5 мең га мәйданда 1003,6 мең тонна шикәр чөгендере җыелган, уртача уңыш - 340 ц/га.
Сарман районында шикәр чөгендере - 4,9 мең га мәйданда, Зәй районында 4 мең га мәйданда җыелган. Татлы тамырның иң күп уңышы Зәй районында - гектардан 410 центнер шикәр чөгендере чыга. Тукай районы да бу культура уңышы ягыннан аннан аз гына калыша, анда бер гектардан уртача уңыш 389 центнер тәшкил итә.
Республикада 0,5 мең га мәйданда 2 мең тонна ашлык кукурузы суктырылган, 39,2 мең га мәйданда - 43,9 мең тонна рапс, 9,1 мең га мәйданда 14, 8 мең тонна көнбагыш суктырылган.