Министрлыкта Татарстан Республикасы АПК предприятиеләренең җитештерү һәм финанс эшчәнлеге күрсәткечләрен яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексыында табышның кимүенә мониторинг уздыру һәм аны анализлау буенча ведомствоара нисбәт комиссиясе утырышы булды. Чара Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды.

Утырышыта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының икътисад бүлеге башлыгы урынбасары Булат Җәппаров, Федеральсалым инспекциясенең Татарстан Республикасы идарәсе камераль тикшерү бүлеге баш дәүләт салым инспекторы Ирина Пронина, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының икътисад һәм социаль өлкә тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Зөлфия Мөхәммәдьярова катнашты.

Утырыш барышында 2015 ел йомгаклары буенча табышлары шактый кимегән дип саналучы авыл хуҗалыгы формированиеләренең җитәкчеләре, баш бухгалтерлары һәм икътисадчылары тыңланды. Болар - «Союз Агро»ҖЧҖ, «Алексеевск нәсел эше» («Племенное дело Алексеевское») ҖЧҖ, «Идел аръягы нәсел эше»(«Племенное дело Заволжье») ҖЧҖ, «Нәсел эше» («Племенное дело») ҖЧҖ.

Нотыклар буенча бу предприятиеләрдәге проблемалар ачыкланды, җитештерү һәм финанс эшчәнлеге күрсәткечләрен яхшырту эшенең төп юнәлешләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International