2016 елда кимендә 5 сыер тотуга исәпләнгән мини-фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплау өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклар субсидияләр алырга мөмкин. Объект бу елда төзелә башланган булырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда авыл кешеләренең эшлекле активлыгын арттыруга, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калуга һәм арттыруга юнәлдерелгән программа 2015 ел уртасыннан башлап гамәлгә ашырыла.
Быел субсидия алуга гаризаларны 2016 елның 1 гыйнварына хуҗалыгында кимендә 3 баш сыеры булган һәм аларның санын тагын 5 башка арттырырга йөкләмә алган гражданнар бирә ала (кимендә 8 баш сыерга исәпләнгән мини-ферма төзү өчен). Кимендә 5 баш сыер тотуга исәпләнгән мини-ферма төзү өчен 2016 елның 1 гыйнварына шәхси ярдәмче хуҗалыкта кимендә 2 сыер булырга һәм өстәмә рәвештә тагын 3 башка арттырылырга тиеш.
Субсидия бер объект һәм бер хуҗалык өчен генә бер мәртәбә бирелә һәм җыелма смета исәп-хисапларында каралган смета хакыннан 70 проценттан артыграк була алмый.
Кимендә 8 баш сыер тоту өчен мини-ферма төзүгә субсидиянең иң чик күләме 200 мең сум тәшкил итә, кимендә 5 баш сыер тоту өчен - 100 мең сум.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга әлеге ярдәм төре турында тулырак мәгълүматны түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: https://agro.tatar.ru/rus/na-stroitelstvo-mini-ferm-dlya-korov.htm.