Бүгенге көндә Татарстанның 10 районында язгы чәчүгә чыктылар, болар: Нурлат, Зәй, Азнакай, Баулы, Аксубай, Чистай, Сарман, Апас, Арча һәм Яңа Чишмә районнары.
Гомумән алганда, республикада язгы чәчү 4,2 мең га мәйданда башкарылган, шул исәптән бөртеклеләр 3,9 мең га мәйданда чәчелгән.
Иң күп мәйдан Нурлат (1141 га), Зәй (1100 га), Азнакай (610 га), Баулы (400 га) муниципаль районнарында чәчелгән.
Республика районнарында уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру дәвам итә. Бүгенге көндә уҗым культураларына - 146,3 мең га мәйданда (планнан 25,6 %), ә күпьеллык үләннәргә 99,8 мең га мәйданда (20%) өстәмә ашлама кертелгән.