Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында «Питрәч экофермеры» («Экофермер Пестречинский») яңа авыл хуҗалыгы кооперативы теркәлде

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Дүшәмбе көнне, 11 апрельдә, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Питрәч авылында халыкны экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүне планлаштыраучы яңа «Питрәч экофермеры» («Экофермер Пестречинский») кулланучылар кооперативының беренче гомуми утырышы узды.

Әлеге кооператив 2016 елның 1 апрелендә теркәлгән. Аның рәисе Юрий Рыжов (КФХ «Рыжов Ю.П.»).

Кооператив органик авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кагыйдәләре нигезендә экологик чиста продукция җитештерүне планлаштыра.

Җыелышта кооперативның үсеш планнары билгеләнде һәм матди-техник базаны үстерүгә грантлар алу өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен документлар әзерләү турында карар кабул итте. Мондый  грантлар «2015 – 2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» пограммасы буенча бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International