Республика игенчеләре язгы чәчүгә керештеләр. Язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып Зәй, Нурлат һәм Аксубай муниципаль районнары игенчеләре башлады.
Зәй районында чәчүгә беренчеләрдән булып «Восток» агрофирмасы» ҖЧҖнең «Александровский» бүлекчәсе һәм «Зәй шикәре» агрофирмасы» ҖЧҖнең «Родина»бүлекчәсе игенчеләре чыкты. 190 гектарда арпа чәчелгән инде. Бүген районда чәчүгә шулай ук «Зәй» агрофирмасы» ҖЧҖ һәм «Нива» ҖЧҖ хезмәтчәннәре дә чыкты.
Нурлат районында «Сөләйманов А.И.» КФХ хуҗалыгы чәчүгә чыкты. Бүгенгә 165 га җир чәчелгән (10 га - арпа, 155 га - солы). Хуҗалыкта барысы 15340 га мәйданда чәчү планлаштырылган.
Аксубай районында чәчү эшләренә «Аксу Агро» ҖЧҖ игенчеләре кереште. Монда тары 100 га мәйданда чәчелгән.
Республика районнарында уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру дәвам итә. Бүгенге көндә уҗым культураларына - 77,6 мең га мәйданда (планнан 14%), ә күпьеллык үләннәргә 58,4 меңга мәйданда (12%) өстәмә ашлама кертелгән.